Җирле үзидарә көнендә - лаеклы бүләкләр

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, әлеге өлкәдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә грамоталар тапшырды.

Намуслы хезмәте һәм Ютазы муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Закуан ИЛЬЯСОВ, Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары;

- Зилә АЙТЫКИНА, Ютазы муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе начальнигы;

- Светлана ТЮРИНА, Ютазы район Советының кадрлар секторы мөдире.

"Ютазы муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәре" район конкурсында катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде:

- Алсу ЛОКТЕВА, Ютазы муниципаль районының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары, беренче урынны алды;

- Гөлнара Исмәгыйлева, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары (икенче урын);

- Гүзәл Мөхәммәтова, Ютазы район Советының гомуми бүлеге баш белгече (өченче урын);

- Зөлфия Латыйпова, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясенең әйдәп баручы белгече (өченче урын).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International