21 апрель көнне Үзәк китапханәдә Чернобыль атом электростанциясендәге фаҗиганең 36 еллыгына багышланган «Чернобыль фаҗигасенең фаҗигале сәхифәләре» дип исемләнгән реквием сәгате узды. Чарада 2 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Китапханә хезмәткәре Гөлшат Ризванова балаларга 36 ел элек булган куркыныч вакыйгалар, атом-төш реакторы шартлавының сәбәбе, әлеге һәлакәтнең нинди масштабларга җитүе, кешелек өчен нинди куркыныч янавы турында сөйләде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева Игорь Шляревскийның «Чернобыль турында...» һәм Владимир Степановның «Аварияне ликвидацияләүдә катнашучыларга» дигән шигырьләрен укыды. Балалар белән очрашуга авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Әсгать Афзал улы Фәхриев чакырылган иде. Ул үзе кичергән куркыныч вакыйгалар турында хатирәләре белән уртаклашты.
Чара үсеп килүче буынга гражданлык җаваплылыгын формалаштыру һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.