«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Әлмәт филиалы хәбәр иткәнчә, Европа иммунизация атнасы кысаларында 2022 елның 18 апреленнән 2022 елның 29 апреленә кадәр вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча 8(85593) 2-67-32 телефоны буенча «кайнар линия» үткәрелә. Белгечләр барлык мөрәҗәгать итүчеләргә вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.