Җирле үзидарә көне кысаларында район башлыгы Аяз Шәфигуллин Ютазы мәктәбендә булды

2022 елның 22 апреле, җомга

Аңлашылуынча, биредә балалар муниципаль берәмлекләрнең бурычлары белән бәйле мәсьәләләр турында хәбәрдар икән. Алар теге яки бу социаль программаларның гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә туган якның күркәмләнүе турында видеоматериал тәкъдим иттеләр, тематик куелыш белән чыгыш ясадылар. Район бюджеты нидән формалаша, районда нинди программалар тормышка ашырылачак, үзара салым өстенлеге нәрсәдә, районда хәзерге вакытта нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар һәм киләчәктә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачак?

- Ютазы мәктәбендә спортзал төзүгә килгәндә, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин, - агымдагы елда эшне башларбыз дип уйларга нигез бар. Экспертизаны уздык, проект әзер. Иң мөһиме - илнең икътисади тотрыклылыгы булсын.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, квалификацияле токарьлар һәм эретеп ябыштыручылар кебек эшче һөнәрләргә кытлык бар, укытучылар, икътисадчылар, табиблар, авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәрләре  кирәк – дип ассызыклады район башлыгы.…

- Кайбер кешедә икътисадның авыл хуҗалыгы секторында хезмәткәрнең хезмәт хакы тиешенчә түләнми, дигән ялган фикер формалашкан, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында 120 мең сум, 160 мең сум хезмәт хакы алучы белгечлекләр бар. Һәм нәкъ менә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча булачак белгечләргә ярдәм итүнең иң киң чаралары каралган. Теләгән кеше район стипендиатлары була ала. Мондый студентларга район стипендия түли, ә вузны тәмамлагач, аның районга кайтуын көтә. Төрле преференцияләр белән районда кирәкле һөнәрне алган белгеч, биш ел дәвамында үз якларында хезмәт итәргә тиеш булачак.

 

Соңыннан район башлыгы бүләкләүләр тантанасына күчте. Озак еллар намуслы хезмәтләре, укыту-тәрбия процессында югары күрсәткечләре һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Фәния Миңнегулова, Ютазы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

- Луиза Миңнушина, Ютазы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Укудагы уңышлары һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Инзилә Гәрәева, 10 сыйныф укучысы;

 Марат Садыйков, 9 сыйныф укучысы;

- Нәзир Миңнушин, 10 сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International