Чара тамашачыларның көчле алкышлары астында "Ортодоксия" халык вокаль-инструменталь ансамбленең "7 нот" вокаль ансамбле кызлары белән берлектә чыгышыннан башланды.
Концерт дәвамында ансамбльнең яшь йолдызчыклары кунакларны дәртле җырлары, ялтыравыклы костюмнары һәм үзләренең кабатланмас гүзәллеге белән сокландырды. Ансамбль җитәкчесе һәм концертны баш оештыручы Гүзәл Нигъмәтуллина яшь артистлар белән танылган кинофильмнан «Леди совершенство» җырын башкарды, кунакларга яхшы кәеф бүләк итте.
«7 нот» вокаль ансамбле актив иҗади тормыш белән яши, район күләмендәге чараларда һәм конкурсларда катнаша. Кызлар тырышлыгы, даими репетицияләр һәм коллектив җитәкчесе тарафыннан өйрәнүгә иҗади якын килү нәтиҗәсендә ансамбльнең барлык чыгышлары да көйле һәм лаеклы уза.
Ансамбль артистлары ярдәме белән концертта безнең районның берничә коллективы һәм солисты чыгыш ясады.
"Грация" хореография студиясе (җитәкчесе Иветта Сөләйманова) катнашучылар концертны дәртле биюләр белән бизәде. "Альянс" вокаль ансамбле «Ягода малинка» күңелле җыры белән тамашачыларга ялкын өстәде. «Ютазы йолдызлары» халык бию коллективы солистлары үзләренең бию номеры белән кәеф күтәрде. Николай Гребенюк, Эдуард Рәхмәтуллин ансамбль кызлары белән бергә матур җырлар башкардылар, аларның музыкаль номерларына дәрт өстәделәр.
Концерт күңелле узды һәм килгән кунакларга уңай эмоцияләр бүләк итте.