Китапханәче укучыларга бәйрәм тарихы, Җир көне гореф- гадәтләре, бәйрәм символы - эмблема, флаг һәм тынычлык чаңы турында сөйләде. Балалар «экология нигезләре» викторинасында катнаштылар, хәзерге заманның төп экологик проблемалары, су һәм һаваның пычрануы турында белделәр. Чара ахырында укучылар белән авыл тирәсе буйлап экскурсия оештырылды.
.jpg)