ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналардан май бәйрәмнәрендә балалар нинди график буенча укыячак, дигән сораулар белән күп санлы мөрәҗәгатьләр килә.
Татарстан укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, биш көнлек уку атнасы булганнда, 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 май көннәрендә, алты көнлек уку атнасы булганда, 1,2 май һәм 8-10 май көннәрендә ял итәчәк. Балалар бакчалары да бу график буенча ял итеп, эшләячәк.