Ютазы урта мәктәбендә "Макулатура тапшыр - агачны коткар!" акциясе узды. Акция "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары (җит. Гәрәева Г. Э.) тарафыннан оештырылды.
Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары һәм ата-аналар, 6б, 7а һәм 5а сыйныф укучылары аерылып торды.
Акциядә актив катнашканнары өчен әти-әниләргә, балаларга һәм укытучыларга зур рәхмәт!!!
Афәрин!!!
Бу Акция балаларга әйләнә-тирәлеккә, табигый байлыкларга сак карашның мөһимлеген һәм аларны икенчел куллану зарурлыгын аңларга ярдәм итте, чүплеккә эләгә торган калдыкларның санын киметергә мөмкинлек бирде.