Балаларның экологик культурасын, әйләнә-тирә мохит белән экологик яктан грамоталы бәйләнеш кагыйдәләрен формалаштыру максатыннан, икенче кече төркемдә "Кечкенә экологлар – яшь табигать сакчылары” проекты тормышка ашырылды.
Анда нәниләр песи балалары белән таныштылар. Аларның нинди файда китерүен белделәр. Шулай ук "Табигатьне саклау буенча чишелешләр эзләү" дигән эш оештырылды, анда балалар табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Танышу гадәти булмаган формада - “Урманда җыелыш” дип аталган экологик әкият инсценировкасында узды.
Әңгәмә-уен вакытында балалар тыңлап кына калмадылар, сораулар да бирделәр, актив катнаштылар .