Язгы сезон башлану белән юлларда мототранспорт чаралары саны артты.
Балаларның һәм яшьләрнең скутерлар белән идарә итү соравы бик актуаль. Ата-аналар үз балаларына, нәтиҗәсен уйлап тормыйча, мопедлар, спортбайклар сатып ала.
Мопед белән 16 яшьтән һәм «М»категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Әгәр мопед йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аның әти-әнисе административ җәза алачак. Әгәр үсмергә 16 яшь тулса, ә аның машина йөртү таныклыгы булмаса, ул мопедны махсус тукталышка куеп, аңа 5-15 мең сум күләмендә штраф салына.
Агымдагы елның 11 апрелендә Ютазы авылында яшәүче 15 яшьлек үсмер, мопед белән идарә итеп, тиешле дистанцияне исәпкә алмый һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешә. Яшүсмер үзе зыян күрмәгән, автомобильгә һәм мопедка механик зыян килә. Балигъ булмаганнарның ата-аналарына карата РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләренә, аны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен, административ беркетмә төзелә. Эш балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә тапшырылды.
Двигателе 50 кубтан ким булган гироскутерларда, монокөпчәкләрдә һәм электр самокатларында транспорт юлы буенча хәрәкәт тыела. Әлеге чаралардан файдаланучы затлар җәяүлеләр булып торалар һәм «Җәяүлеләрнең хокуклары һәм бурычлары»н үтәргә тиеш. Спортбайклар һәм башка спорт чаралары махсус техникага тиңләштерелгән, аларда гомуми файдаланудагы юлларда йөрү катгый тыела.
Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Мопедларны сатып алганда, яшүсмернең мопедта яки скутерда йөргән вакытта, җаваплылык, беренче чиратта, ата-аналарга төшүен алар исләрендә тотарга тиеш. Хәтерегездә тотыгыз, юл хаталарны кичерми.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!
Марс Гәрәев.