Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Әдип улы Шафигуллин «Фидакарь хезмәт өчен» Медале белән бүләкләнде

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара барышында җирле үзидарә органнарының алдынгы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
«Фидакарь хезмәт өчен» Медален Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кулыннан безнең район башлыгы Аяз Әдип улы алды.
Без җитәкчебез белән горурланабыз һәм лаеклы бүләкнең шатлыгын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International