Пасха бәйрәме көнендә район мәдәният йорты мәйданында бәйрәм чарасы узды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бәйрәмне Изге Николай гыйбадәтханәсенең чиркәү хоры ачып җибәрде, җырлаучылар Греция пасхаль җыры белән җыелучыларның  күңеленә үтеп керде, шулай ук хор тамашачыларны "Аллилуйя" җырының матур башкарылуы белән сөендерде.

Изге Николай чиркәве настоятеле Роман Галиуллин барлык катнашучыларны православие бәйрәме белән котлады.

Район мәдәният йорты коллективлары һәм солистлары чара кунаклары алдында матур номерлар белән чыгыш ясадылар.

Балалар иҗат үзәге педагоглары тарафыннан балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм гамәли сәнгать буенча мастер-класслар оештырылды.

Чара ахырында мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь кунакларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International