Төнлә Урыссу поселогы Изге Николай храмында, илнең барлык православие храмнарында кебек үк, бәйрәм Пасха гыйбадәте узды.
Пасха ( Христосның терелеп торуы якты бәйрәме) иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе булып тора. Ул яшәүнең үлемне җиңүен символлаштыра.
Бәйрәмдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов та катнашты. Светлана Самонина Ютазы районы җитәкчелеге исеменнән барлык мәхәллә кешеләрен котлады һәм гыйбадәтханә настоятеленә бәйрәм күчтәнече тапшырды. Протоиерей Роман, үз чиратында, җирле үзидарә вәкилләрен зур булмаган пасхаль бүләкләр белән куандырды.
Гыйбадәт иртәнге служба белән дәвам итте, анда рухани вакыт-вакыт мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп: «Христос воскресе!” - диде, җыелучылар аңа җавап итеп “Воистину восресе” диделәр. Бәйрәм службасы ахырында протоиерей Роман мәхәллә кешеләре алып килгән куличларны һәм буялган йомыркаларны изгеләндерде.