Кичәне язучы Александр Воронин ачып җибәрде. Залга җыелучыларны сәламләп, ул Гадел Кутуйның улы - Рөстәм Кутуйның тормышы һәм иҗаты турында беренче китапның авторы булуын билгеләп үтте.
- Гадел Кутуйның күпләр яратып өлгергән «Тапшырылмаган хатлар» әсәре биредә, Ютазыда “ярала”, - дип билгеләп үтте ул. - Рөстәмгә әтисе фронтка киткәндә биш яшь була. Бөек Ватан сугышы темасы ул буыннан аерылгысыз иде. Шуңа күрә Казан мәдәният институтының театр кафедрасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы "Мин ул сугышта булдым” дип атала.
Воронин Ютазы китапханәсенә - китаплар, шулай ук Ютазы авылындагы булачак музейга Гадел Кутуйның кесә китабы нөсхәсен тәкъдим итте. Ютазыда үзенә күрә этно-мәдәни киңлек булган музей булдыру идеясе Илмира Гобәйдуллинада туа. Ул Ютазы авылында туган, әмма Казанда яши. Моннан берничә ел элек Гобәйдуллина 1923 елда ук төзелгән Миргасим бабасы йортына кайта. Бу шактый нык, бүрәнә йорт. Ул үз сәгатен көткән икән. Илмира Гобәйдуллина участокны чистарта, биредә чагыштырмача тәртип урнаштыра. Нәкъ менә шушы участокта, бәлки, яңа мәдәни үзәк барлыкка килер.
Кичәдә әйтелгәнчә, Гадел Кутуй китабының прототиплары Ютазы авылы халкы булган. Бу хакта үз вакытында Илмираның әнисе белән дус булган язучының хатыны сөйләгән. Бу ханымнарны Ютазы Кымыз белән дәвалау шифаханәсендә эшләгән чор бәйли - Алимә Садыйк кызы Кутуева – баш табиб булып эшли (Краснопольскаядан соң), Икълимә Миргасим кызы Камаева баш хисапчы була.
Гитарада Евгения Королькова аккомпонементы белән Гөлнара Тимербулатова башкаруындагы җыр шулкадәр камил һәм илһамлы яңгырады ки, зал чыгышны лаеклы бәяләде. Балалар – булачак театр сәнгате артистларының театральләштерелгән куелышы да җыелучыларда зур кызыксыну уятты. Хәер, алар инде артистлар. Чыннан да, бик әйбәт, ихлас чыгыш ясадылар. Станиславский: "Ышанам", - дип әйтер иде, мөгаен.
Чара ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов Казан кунакларына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.