Урыссудагы 3 нче номерлы балалар бакчасында 22 нче апрель көнне Җир көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.Чараның максатлары һәм бурычлары - экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү, балаларны кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәтләре турында уйланырга этәрү, аларның планетабызны саклый алуларын тою.
Логопед төркеме балалары белән (укытучы М.Тимошина) Планетаның сәламәтлеге турында әңгәмә үткәрелде, балалар җирне Зәңгәр планета дип атауларын белделәр, «Җир – ул безнең йортыбыз һәм без аны сакларга тиеш» дигән презентация карадылар. Балалар үз хис-тойгыларын "Җир - безнең уртак йортыбыз" дигән коллектив иҗат эшендә чагылдырдылар.
"Планетаны ничек саклап калырга?» дип аталган әңгәмә барышында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре (укытучы Т.Маркелова) балалар белән безнең планетаның яклауга мохтаҗ булуы турында сөйләштеләр. Барлык кешеләрнең дә анда бакчалар чәчәк атуын, күктә кояш балкуын, балалар көлүе яңгыравын теләүләре турында. Балалар "Гүзәл Җир" өчен чәчәк бәйләме җыйдылар.
Бу чара ярдәмендә балалар яңа белемнәр туплады һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл, иҗади караш кирәклеген аңлады.