Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә иртә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. 2022 елның 1 сентябреннән башлап, флагларны күтәрү һәр дүшәмбе көнне беренче дәрес башында узачак. Иң лаеклы укучылар гына әләмнәрне тантаналы рәвештә күтәрү хокукын ала. Урыссудагы 2 санлы мәктәптә спортчылар һәм активистлар, 8 сыйныф укучылары Туркаев Радмир һәм Сәхибгәрәев Камил шундый дәрәҗәгә лаек булды.
"25 апрельдә, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов тарафыннан игълан ителгән РФ Дәүләт әләмен күтәрүнең бердәм көнендә, Татарстан мәктәпләрендә Россия дәүләт флагы һәм Татарстан дәүләт әләме, аларның гимннары көйләрен яңгыратып, күтәреләчәк. Бу традиция көндезге мәктәп яны лагерьларында һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының профильле сменаларында эшләвен дәвам итәчәк, ә инде 1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә атна саен оештырылачак", - дип хәбәр итә ИНТЕРФАКС-ПОВОЛЖЬЕ.