Иске Урыссу урта мәктәбендә "ЭкоНурчыклар" отряды әгъзалары экологик тәрбиягә багышланган гомуми мәктәп чарасы үткәрделәр

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне Иске Урыссу урта мәктәбендә "ЭкоНурчыклар" отряды әгъзалары экологик тәрбиягә багышланган гомуми мәктәп чарасы үткәрделәр, анда мәктәп укучылары гына түгел, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл халкы да катнашты. Чара уен-квест формасында төзелгән иде, 5 станциянең һәркайсында төрле сыйныф укучылары кергән командалар әгъзалары тапкырлык, мантыйк, иҗат буенча биремнәр үтәделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу вакытта "Чүпне аер" дигән уен уйнадылар, чүпне төрле контейнерларга аерып салдылар. Нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары командаларның көйле эшен билгеләп үттеләр һәм актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International