19 кеше составындагы ютазылылар командасы утлы факелны Урыссу, Ленин һәм Болын урамнары буйлап алып барды. Алар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район спорт җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләре бар иде. Эстафета барышын урыссулылар гына түгел, әлеге тарихи вакыйганы күрергә башка шәһәрләрдән һәм авыллардан килүчеләр дә күзәтте.
“Энергия” стадионы Ютазы районы факел алып баручыларын шау-шулы алкышлар белән каршылады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, барысын да яшьлек, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлап, республика хөкүмәтенә мондый дөньякүләм масштабтагы вакыйгада катнашу хөрмәте күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Кешеләр сәламәтлеге һәм иминлеге – район җитәкчелегенең өстенлекле бурычларының берсе. Муниципалитет тарафыннан спорт корылмалары челтәрен киңәйтү һәм нәтиҗәле файдалану буенча максатка юнәлешле эш алып барыла. Безнең спортчылар үзләрен төрле дәрәҗәдәге спорт ареналарында күрсәттеләр. Районыбызның спорт корылмалары базасында Халыкара һәм Бөтенроссия әһәмиятендәге ярышлар уздырыла. Спорт мастерына биш кандидат, грек-рим көрәше һәм чаңгыда узышу буенча кандидатлар, беренче разрядлы спортчылар – район спортчылары казанышларының тулы исемлеге түгел. Бүген бездә милли көрәш, йөзү, җиңел атлетика, бокс, футбол, хоккей, чаңгыда узышу һәм гер күтәрү кебек спорт төрләре актив үсеш ала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тарихи традицияләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен планлаштыру максатында районда 2013 ел – Велосипедчы елы дип игълан ителде. Һичшиксез Универсиададагы студентларыбыз, спортчыларыбыз өчен җан атачакбыз.
Стадионның спорт мәйданында кабызылган Эстафета уты Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегенең тагын бер үзәгендә калуы турында хәбәр итте. Әлеге дулкынландыргыч минутларда күп ютазылыларның йөрәкләре районда калган уттан чыккан кайнар ялкыннан яктырып киткән төбәктә яшәүләре өчен горурлык белән тулды. Шуны әйтеп узу арттыру булмас, вакыйгада катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә спорт, мәдәният, тулаем физик тәрбия аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, тән һәм җан матурлыгына мәдхия җырлаучы игелекле илчеләр ролендә чыгыш ясадылар.