Ютазы район Советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Ютазы район Советының район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә узган IV чакырылыш X утырышы барышында биш мәсьәлә каралды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районының 2021 елда бюджет үтәлеше турында сөйләде. Көн тәртибендәге икенче сорау - Ютазы муниципаль районының Контроль-хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге буенча отчет белән палата рәисе Римма Хафизова чыгыш ясады. 2021 елда милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлеге турында палата рәисе Альбина Хөббәтова доклады тыңланды.

«Ютазы муниципаль районы территориясендә инвалид һәм инвалид балалары булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибе, аренда хокукы турындагы нигезләмәне раслау турында» һәм «Ютазы муниципаль районы алдында акчалата йөкләмәләр буенча физик затларның бурычларын исәптән чыгару, исәпкә алуны тергезү нигезләре, тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмәне раслау турында»гы ике мәсьәлә белән Ютазы район Советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Якупов таныштырды.

Утырыш эшендә 22 депутаттан 19 депутат катнашты. Утырышка район прокуроры һәм аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары һәм башкалар чакырылган иде. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International