Хөрмәтле Чернобыль АЭСындагы һәлакәт ликвидаторлары!

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Чернобыль атом электростанциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны хөрмәтләү көнендә сезгә гражданлык батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә.

 

1986 елның 26 апрелендә булган фаҗигале көн - Чернобыль фаҗигасенең кара көне тарихта калды. Әмма бу афәтнең нәтиҗәләре әлегә кадәр үзләренең кискенлеген һәм актуальлеген югалтмаган. Шул вакыттан бирле «Чернобыль» сүзе тиңдәшсез каһарманлык һәм батырлык синонимы булды.

Бу һәлакәт корбаннары саны бихисап. ЧАЭС авариясе нәтиҗәләрен ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы чиксез зур.

Гомерләре кинәт өзелгән ликвидаторларга мәңгелек дан. Исәннәргә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен.

Чернобыль һәлакәтеннән теге яки бу дәрәҗәдә зыян күргән һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән сәламәтлек һәм имин тормыш телим.

 

 

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International