26 апрель көнне Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Татар халкының йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Бу чарада шагыйрьнең иҗат биографиясенең иң якты сәхифәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, аның гомере туган көненә кадәр берничә көн кала, 26 яшендә өзелә. Катнашучылар тарафыннан "Туган авыл», “Пар ат”, “Шүрәле”, “Туган җиремә”, “ Бер татар шагыйренең сүзләре” шигырьләре укылды. Чарада катнашучы Вәсилә Вәлиева Габдулла Тукайга багышланган үз шигырьләрен укып ишеттерде. Район мәдәният йорты солисты Энҗе Ильясова бөек шагыйрь шигырьләренә язылган «Туган авыл» җырын башкарды. Чарада катнашучылар «Тукай безнең күңелләрдә» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, «И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз... » дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.
Очрашу «Якташлар иҗаты» клубы әгъзалары белән узды һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган, татар халкының гимнына әверелгән җыр белән тәмамланды.