Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы, 1886 елда туган, ул бик иртә ятим калган, һәм аны тәрбияләү белән аның бабасы шөгыльләнгән, аның гаиләсендә кечкенә Апушны артык кашык дип санаганнар һәм, әлбәттә инде, какканнар. Ул якын кешеләренең назларын, мәхәббәтен тоймаган һәм игътибарга мохтаҗ булган. Шуңа да ул бала чагында күп авырган.
Башта кечкенә Габдулла мөселман мәктәбендә укый, аннары апасы аны Уральскига алып китә, анда ул рус классында укый һәм бөек рус шагыйрьләре Лермонтов һәм Пушкин иҗаты белән таныша.
Габдулла сәләтле малай була һәм 16 яшендә ул үзенең беренче шигырьләрен яза, аннары шигырь һәм мәсәлләрне татар теленә тәрҗемә итә башлый.
1907 елда ул Казанга күчеп килә, шәһәр-авылларда күп йөри, кешеләр белән очраша, аннары Идел буйлап сәяхәт итә, әмма сәламәтлеге һаман саен начарлана бара. Уфада Габдулла Тукай танылган шагыйрь Мәҗит Гафури белән очраша һәм алар күп нәрсә турында сөйләшә .
Бөек шагыйрьнең халкыбыз яратып укыган шигырьләре, әкиятләре, поэмалары:
"Пар ат», “Туган авыл”, “Үкенеч”, “Кыйтга”, “Су анасы”, “Шүрәле”,
"Хөрмәтле Хөсәен ядкаре», «Татар яшьләре" һәм башкалар.
Аның балалар өчен язылган шигырьләре:
"Эшкә өндәү», “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи”, “Сабыйга”, “Гали белән Кәҗә”, “Карлыгач” һәм башкалар.
Габдулла Тукай 1913 елда 26 яшендә вафат була.