Чернобыль атом станциясендә булган аварияне бетерүдә катнашучыларга обелиск каршындагы мәйданда митинг узды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Чарада район җитәкчелеге, предприятие һәм учреждение вәкилләре, белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар һ.б. катнашты. Митингта катнашучыларга район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов мөрәҗәгать итте. Ул кыскача безнең районда яшәүчеләр дә катнашкан ерак һәлакәткә тукталды.

- Алар фаҗиганең барлык масштабларын аңлап бетермичә, Ватаныбызның чакыруына җавап бирделәр. Һәм алар үз вазифаларын намус белән үтәделәр, - дип билгеләп үтте ул.

Ул ерак вакыйгаларның турыдан-туры катнашучысы, урыссулы Әсгать Фәхриев үз чыгышында, алар бары үз бурычларын үтәделәр,  дип ассызыклады. Ул митингка җыелучыларга әлеге һәлакәтне бетерүдә катнашкан ватандашларыбызны бер минутка тын калып искә алырга мөрәҗәгать итте. Җирдә имин тормыш дәвам итүе хакына  үз гомерләрен биргән кешеләрне ...

Соңыннан чәчәкләр салу тантанасы булды: таш плитәгә кызыл канәферләр ятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International