Бүген район мәдәният йортында Призывник көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Булачак солдатлар бәйрәм кунаклары - район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин, сугышчылар ветераннары советы рәисе Ринат Кадыйровтан изге теләкләр һәм нәсыйхәт сүзләре ишеттеләр.

Светлана Самонина тантаналы рәвештә өч чакырылучыга повесткалар тапшырды һәм аларга җиңел хезмәт итүләрен теләде.

Призывник Рамазанов Тамерлан барлык балалар исеменнән әти-әниләренә һәм якташларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Район мәдәният йорты солистлары күңелле җырлар башкарды, Ютазы йолдызлары халык бию ансамбле катнашучылары  дәртле биюләр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International