Россия Федерациясе Президентының 31.03.2002 ел, № 175 Указы нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.
Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли башлаячак. Аны алу өчен ата-анадан (законлы вәкилдән) бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ аша бирергә мөмкин булган гариза гына кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә сорый. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан эшли башлаячак.
"Якынча мәгълүматларга караганда, 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүне Татарстанның 79 380нән артык баласы ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккечә үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, ягъни гаилә керемнәрен, мөлкәтен, ата - анада эш хакы булуны яки аның булмавын исәпкә алып, кабул ителәчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.