Урыссу-Яр Чаллы-Урыссу маршруты ачылды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар, Сезнең Бөгелмә һәм Яр Чаллы шәһәрләренә автобус маршрутының кирәклеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләрегезгә җавап итеп, шатланып хәбәр итәбез – маршрут ачылды.
Урыссудан автобус 7:30 сәгатьтә кузгала, Баулыга – 8:45, Бөгелмәгә –9:40, Әлмәткә – 11:05, Яр Чаллыга 13:20 сәгатьтә килеп җитә.
Кире юнәлештә автобус Яр Чаллыдан 14:00 сәгатьтә чыга, Урыссуга 20:00 сәгатьтә кайтып җитә.
Билет бәяләре турында һәм башка өстәмә мәгълүматны 89033051554 телефоны буенча диспетчердан белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International