Ютазы аграрийлары чәчүгә керештеләр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Кичә, 26 апрельдә, районда чәчү кампаниясе башланды.

Туфрак «әзер» булган авыл хуҗалыгы коллективларында чәчү агрегатлары гөрелтесе башланды. Әйтик, «Вафауллин А.А.» крестьян – фермер хуҗалыгында 137 гектарда - арпа, шулай ук күпьеллык үлән - эспарцет чәчкәннәр. Арпа чәчүгә шулай ук «Гайнетдинов Р.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында да керешкәннәр. 55 гектарда чәчелгән. Бүген-иртәгә чәчү башка коллективларда да башланачак: нәкъ менә шушы сәгатьләрдә район игенчеләренең басуларга күпләп чыгуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International