Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә башлангыч сыйныф укучылары арасында «Дуслык әйлән-бәйләне» муниципаль бәйгесе узды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, мәдәни мирас һәм Халык бердәмлеге елында, башлангыч сыйныф укучылары арасында «Дуслык әйлән-бәйләне» муниципаль бәйгесе узды. Әлеге чара мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды. Бәйгенең өч этабы катнашучыларның талантын һәм артистлыгын бәяләргә мөмкинлек бирде.
«Дефиле» номинациясендә милли костюмнарның төрлелеген һәм матурлыгын күрсәттеләр, бигрәк тә Иске Урыссу мәктәбен билгеләп үтәсе килә, алар һәр конкурска эксклюзив костюмнар әзерләргә өлгерделәр.
Бәйге, 3 сәгатьтән артык барган булса да, бер сулышта узды.
«Дуслык әйлән-бәйләне» бәйгесенең Гран-приена Урыссу гимназиясе укучысы Фәйзрахманов Ильяс һәм Акбаш башлангыч мәктәбе укучысы Баһаува Азалия лаек булды.
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм татлы призлар алдылар.
Башлангыч сыйныф укытучыларына һәм ата-аналарга катнашучыларны әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International