27 апрельдә "Пушкин картасы" программасы кысаларында вокал буенча мастер-класс узды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге тема вокалистларны гына түгел, беренче тапкыр җырлау нигезләрен үзләштергән балаларны да кызыксындырды.

Мастер-классның төп темалары: сулыш кую һәм җырны дөрес сайлау. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм тиешле җаваплар алдылар. Мастер-класс ахырында балалар өчен алып баручы җитәкчелегендә берничә төрле жанрдагы композиция яңгырады һәм дусларча чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International