Спас җирендә - муниципаль районнар архивчылары

2022 елның 29 апреле, җомга

Спас районында Архив эше буенча ТР Дәүләт комитетының " Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү. Татарстан Республикасында чараларны гамәлгә ашыру" коллегиясе узды. Коллегиягә муниципаль архивлар начальниклары да чакырылган иде. Архив учреждениеләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм куллану өлешендә дини учреждениеләр һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итү тора. Коллегиядә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Лилия Җәүдәт  кызы Гәрәева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International