Үзәк балалар китапханәсендә “Габдулла Тукайның мирасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде

2022 елның 29 апреле, җомга

28 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсендә язучы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Габдулла Тукайның мирасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага балалар иҗат үзәгенең «Сихри каләм» берләшмәсеннән һәм Урыссуның 1 санлы башлангыч мәктәбеннән  балалар (укытучы Г.А. Садрутдинова) килгән иде.

Китапханә мөдире Кунафина Светлана балаларга шагыйрьнең балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. 1 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары Габдулла Тукайның «Туган авыл», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мәрьям Садрутдинова үзенең «Тукай бабайны яратам» дигән шигырен укыды. Шулай ук "Сихри каләм" берләшмәсе укучылары Чернова Арина, Ситдыйкова Ралина, Шәрәфиева Гүзәл  дә бөек шагыйрь шигырьләрен сөйләделәр. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча мультфильм карадылар. Әдәби сәгать ахырында "И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?” – дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International