2022 елның 28 апрелендә 06-00 сәгатьтән 07-30 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты -юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; федераль/республика эзләнүендә булган затларны ачыклау. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.
Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 85 автомашина тикшерелде, 3 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: пычрак (укылмый торган) дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү һәм як пыялаларына салынган үтә күренмәлелекне начарайта торган япмалы транспорт чарасы белән идарә итү.
Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.