Казан шәһәрендә акушерлык һәм гинекология буенча белем бирә башлауның 210 еллык тарихы хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кулыннан Хөкүмәт бүләкләрен республиканың әйдәүче белгечләре кабул итте.
Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова халык сәламәтлеген саклаугу керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.