Кымыз-Тау ял итү базасының матур урынында изге догалар яңгырады.
Татарстанның көньяк-көнчыгышы казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, имам-хатыйб Марат хәзрәт Мәрданшин тарафыннан кылынган догалар аеруча тантаналы яңгырады, чөнки берничә көннән рамазан ае тәмамланачак һәм бәйрәм җитәчәк. Ураза бәйрәме алдыннан рамазан ае дәвамында тыелганнардан тыелып торучылар өчен ипине сындыру аеруча зур кыйммәткә һәм мәгънәгә ия.
Авыл җирлекләре мәчетләре имамнары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм район Советы депутатлары намазга бастылар. Алар Аллаһка сәҗдә кылып, үзләрен рәхмәтеннән ташламавын үтенделәр. Кешенең рухи үсешендә вакуум барлыкка килмәсен, яшь буын тартылыр һәм тигезләнер затларны күрсен өчен. Һәрхәлдә, Ютазы җирендә "яшь буын" аксакаллар тәҗрибәсенә ышанычлы таяна, аларның төпле акылы буенча юнәлеш ала.
Ураза бәйрәме алдыннан узган кичке ифтар мәҗлесендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов катнашты.