29 апрельдә «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбленең хисап концерты булды

2022 елның 30 апреле, шимбә

Концерт Ютазы мәдәният йорты залында узды, анда ансамбль чыгарылышчылары, яшь биючеләрнең әти-әниләре, әби-бабалары һәм башка туганнары да җыелган иде. Ике сәгатьлек концерт бер сулышта узды. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары башкаруындагы биюләр, кием-салым, җыр-биюләр, бөтен концерт дәвамында бәйрәм кәефе сүнмәде. Хисап концертында җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле халык коллективы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Абдурахманова Минзилә Мәүзир кызы һәм Ютазы муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Килячкова Мария Марс кызы чыгыш ясады. Бию коллективында тәрбияләнүчеләргә яңа биюләр, яңа концертлар, яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International