Безне алда май бәйрәмнәре көтә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне бәйрәм көннәре булып санала. Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә быел 2 май – Ураза бәйрәм дип игълан ителде.
Хөрмәтле ютазылылар! Урыссу үзәк район хастаханәсенең өлкәннәр поликлиникасы 2 май көнне 7 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу көнне пациентларны терапевт кабул итәчәк. Калган эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә, ягъни 1, 3, 7, 8, 9, 10 май көннәрендә район хастаханәсе ял итәчәк. Шул ук вакытта кичектергесез медицина ярдәме тәүлек буе ашыгыч ярдәм хезмәте тарафыннан күрсәтеләчәк.
Ялларыгыз күңелле һәм файда белән узсын, дуслар! Үзегезне һәм якыннырыгызны саклагыз!