Ураза гаете мөбарәк булсын!

2022 елның 2 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар, Ютазы районы халкы!

 

Ураза гаете - иң төп мөселман бәйрәмнәренең берсе. Сезне рамазан ае  тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәмне игелекле эшләр белән билгеләп, ярдәмгә мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлелек күрсәтеп уздыру кабул ителгән. Бу көннәрнең якты уйлары һәм яхшы омтылышлары, шәфкатьлелек һәм хәйриячелек эшләре безнең йөрәкләрдә урын алсын һәм ышанычлы иярченнәр булсын иде.

Изге Рамазан ае барлык дин тотучылар өчен дә рухи көч, күп гасырлык традицияләрне ныгыту һәм яңа изге гамәлләр кылу мөмкинлекләрен арттырды. Ураза бәйрәме безнең өйләребезгә шатлык һәм иминлек алып килсен! Тормышыгыз изге эшләр һәм гамәлләр белән сугарылсын.

Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим! Барлык игелекле башлангычларда һәм игелекле эшләрдә уңышлар юлдаш булсын!

 

Район башлыгы

А. А. Шәфигуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International