Көрәш-Бүләк авылында зиратны чистарту буенча өмә үткәрелде

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык урнаштыру вакыты да. Көрәш-Бүләк авылында традиция буенча 1 май көнне зират территориясендә өмә үткәрелде. Быел да зират территориясен чүп үләннәреннән һәм коры-сарыдан чистарту буенча өмә оештырылды. Зиратны төзекләндерү - безнең уртак бурычыбыз һәм ата-бабаларыбызны искә алуыбызның дәлиле. Өмә активистлары бик тырышып эшләделәр, берничә сәгать дәвамында тәртип урнаштырдылар . Куакларны , агачларны, черек ботакларны кистеләр. Бары тик шәхси үрнәк белән генә киләчәк буынны мәрхүм туганнарны хөрмәт белән искә алырга өйрәтергә була. Зират тәртипкә китерелде. Барлык авыл халкы исеменнән читтә калмаганнарга, бу игелекле һәм кирәкле эштә катнашырга килгән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International