Болытлы һава торышы һәм салкын җил булуга карамастан, бәйрәмгә бик күп кеше җыелган иде. Юкка гына түгел! Район мәдәният йорты артистлары искиткеч концерт әзерләгәннәр. Талантлы солистлар һәм вокаль ансамбльләр, шулай ук бию коллективлары башкаруындагы җырлар һәм биюләр күтәренке кәеф бүләк итте.
Яшьләр бүлеге белгечләре балалар өчен кызыклы уеннар үткәрде һәм аларны тәм-томнар белән сыйлады.