Урыссу интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Адель Фәйзуллин «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашты һәм җиңүче булды! Укучыны конкурска тәрбияче Гүзәл Бакирова әзерләгән.
Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә Габдулла Тукай әдәби музеенда узды. Бәйге Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Жюри сүзләренә караганда, конкурска 482 эш кергән.
Рәсемнәрне атказанган сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар һәм тарихчылар бәяләде, алар арасында Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев, Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов һәм тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин бар иде.