Узган шимбә Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары өчен дулкынландыргыч һәм эчтәлекле булды. Дулкынланмаслык та түгел! Сәнгать мәктәбе, район башкарма комитеты һәм мәдәният бүлеге ярдәме белән, поселок тарихында беренче тапкыр төбәкара бәйге оештырды.
Ютазы авылы мәдәният йортында яшь башкаручыларның «Талантлар кабынуы» ачык төбәкара конкурсы музыкаль коллективлар җитәкчеләренең һөнәри осталыгын күтәрү һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде. Конкурс көнендә югары дәрәҗәгә ирешү өчен мәктәп укытучылары бик зур әзерлек эшләре башкарган.
Коллективларның һәм солистларның чыгышын Әлмәт музыка көллияте укытучыларының профессиональ жюрие бәяләде:
- Шиһапова Әлфия Мөнир кызы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, " Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыкаль көллияте" ДАҺБУның "Инструменталь башкару. Фортепиано" белгечлеге буенча предмет-цикл комиссиясе җитәкчесе, халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты. Россия пианист-концертмейстерлар Гильдиясе әгъзасы (Мәскәү). Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Татнефть» ГАҖ Гранты иясе. "Musical Transit" (Россия-Австрия) халыкара фәнни-белем бирү прелатының эксперт төркеме әгъзасы. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының педагогик эшчәнлеген бәяләү буенча бәйсез эксперт. Россия-Италия музыка җәмгыяте әгъзасы.
- Нургалиева Әлфия Насыйх кызы, Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыкаль көллияте" ДАҺБУның "Вокал сәнгате" белгечлеге буенча фән-цикл комиссиясе җитәкчесе, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.
- Татьянина Ольга Николаевна, гитара классы буенча Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыкаль көллияте" ДАҺБУның "Инструменталь башкару. Халык оркестры инструментлары" белгечлеге буенча укытучысы.
Конкурска Ютазы районы, Октябрьский, Субханкул, Баулы, Актүбә, Бишбүләк, Серафимовкадан катнашырга теләк белдергән инструменталь һәм вокаль башкару, хор җырлары номинацияләре буенча чыгыш ясаган иҗат коллективлары һәм солистлары килгән иде. Номерлар, номинациягә, жанрга карап, яшь категорияләрен исәпкә алып, аерым бәяләнде. Барлыгы 163 гариза керде.
Чара җылы, дустанә шартларда узды, чөнки музыка - берләштерә!