"Туган телне һәм халык традицияләрен саклауда мәктәпнең һәм милли-мәдәни оешмаларның бердәмлеге. Тарихи-мәдәни мирасны саклау"
Иске Каразирек авыл мәдәният йортында «туган телне һәм халык традицияләрен саклауда мәктәпнең һәм милли-мәдәни оешмаларның бердәмлеге. Тарихи-мәдәни мирасны саклау» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды.
Семинарда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С. А., Ютазы районы мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С.А. , составында методист Галимова Г. Ф., Шаран районы «Ак калфак» җирле оешмасы рәисе , татар теле һәм әдәбияты укытучылары булган Башкортостан Республикасы Шаран районы делегациясе катнашты. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Гәрәева Л.Я., мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина С. Р., Ютазы районы «Ак калфак» җирле оешмасы рәисләре, Ютазы районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарда катнашучыларны Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузанов С.А., мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С. А. сәламләделәр, семинарда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләделәр.
Каразирек мәктәбе директоры Шакирова М.М. семинарда катнашучыларны мәктәпнең уңышлары һәм казанышлары белән таныштырды. Мәгариф бүлеге методисты С.Р. Хәбибуллина , Ютазы районында мәктәп һәм БТКның иҗтимагый оешмалары (җитәкчесе Л. Я. Гәрәева) һәм «Ак калфак» (җитәкчесе З. Я. Әминова) белән татар телен, гореф-гадәтләрен, рухи мирасын һәм татар телен саклау буенча ике еллык эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Башкортстан Республикасында да татар телен яраталар һәм өйрәнәләр, бу хакта семинарда катнашучыларга Башкортстан Республикасының Шаран районы методисты Галимова Г.Ф. сөйләде. Башкортстан Республикасы Шаран районы Наратлы авылы 10 нчы сыйныф укучысы Фәттахова Р.татар телендә «Әбием сандыгы» дигән проект эше тәкъдим итте.
Мәктәпләрдә кичәләр һәм чаралар үткәрелә. Аларның һәркайсы халкыбызның матур сыйфатларын буыннан-буынга тапшыручы гореф-гадәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән, класстан тыш чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, халык бәйрәмнәренә нигезләнгән.
Гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмалар бердәмлеге халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.