Татарстанның Азнакай һәм Ютазы районнарында 4 майдан 30 августка кадәр төбәк автомобиль юллары участоклары транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Татарстанның Азнакай һәм Ютазы районнарында 4 майдан 30 августка кадәр төбәк автомобиль юллары участоклары транспорт хәрәкәте өчен ябыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Ютазы районында Азнакай – Югары Стәрле – Күк Тәкә автомобиль юлының 17+400 чакрымыннан 24+318 километрына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. ТР Ютазы районында вакытлыча юлның 1+050 километрыннан 4+350 километрына кадәр Әбсәләм – Александровка юл кисемтәсе вакытлыча ябылачак. “Әлеге участокларны ремонтлау планлаштырыла”, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Машина йөртүчеләр Туйкә – Митрофановка, Азнакай – Тымытык – Күктәкә, Азнакай - Ютазы – М5, Урыссу – Октябрьский – Әбсәләм – Уба автомобиль юллары буенча урап йөри ала. Автомобильчеләргә үз маршрутларын алдан планлаштыруны сорыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International