Сугыш чоры балалары яшәүнең һәм ипи кисәгенең кадерен беләләр

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Күпне кичергән кеше беркайчан да читләр  кайгысыннан һәм көчсезлегеннән көлми, чөнки күңел газапларының нәрсә икәнен белә.

 

Әбсәләм авылында яшәүче Гаптелфәрит Гыйматдин улы Гыйматдинов быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Гаптелфәрит абзый шәхси очрашуда үз тормышы турында сөйләде. Ул Балтач районының Исмәгыйль авылында күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. 1941 елда, аңа 9 яшь булганда, гаилә башлыгы авырудан үлә. Бер елдан соң, ире үлгәннән соң тернәкләнә алмыйча, мәкаләбез героеның әнисе дә дөнья куя. Ул нибары өч сыйныф тәмамлап кала.

- Ничек кенә укырга теләсәм дә, - дип искә ала ул, - мәктәпкә киеп барырга - кием, ашарга ризык юк иде. Гаптелфәритне үз янына яшәргә алган өлкән апасы Гасыймәнең күп санлы гаиләсенә дә ярдәм кирәк була. Апасы ярдәм тойсын өчен ул укуын дәвам итми, көтүче булып эшли башлый.

 

Сугыш вакытында бөтен җирдә авыр эш: ризык, кием юк, барысы да эшли һәм ничек булса да исән калырга тырыша. Ул чакта беркемнән дә ризалык сорап тормыйлар - телисеңме, юкмы, теге яки бу урынга эшкә боерык белән җибәргәннәр.

Г. Гыйматдиновка да бу өлеш төшә. 1950 елда яшь егетне башка кешеләр белән бергә Свердловск өлкәсенә ФЗУга шахтер һөнәрен үзләштерү өчен җибәрәләр. Аннары ул Урта Азиядә шахтада эшли. Биредә ул Урта Азиягә туганы янына килгән булачак тормыш юлдашы Сәкинәне очрата. Яшьләр өйләнешә һәм бергә Әбсәләмгә кайта. Йорт салалар, 3 ул тәрбияләп  үстерәләр.

Пенсиягә кадәр ул Әбсәләм комбинатында бетончы һәм тезүче (составитель) булып эшләгән. Ветеранның гомуми хезмәт стажы 44 ел.

16 ел элек аның кадерле һәм сөекле хатыны,  улларының анасы вафат була. Якын кешеләре –хатыны, өч улы бакыйлыкка күчкәннән соң аңа яшәү җиңел булмый, әмма Гаптелфәрит ага алга таба яшәр өчен көч таба.

Хәзер ул үз йортында оныгы – уртанчы улының улы белән яши. Гаптелфәрит Гыйматдин улының куанычы – оныгының балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International