"Иске" карьерда бүген тулы бер флот - хәрби тематикада рәсмиләштерелгән көймәләр парады барлыкка килде. Яшьләр бүлеге тарафыннан Җиңү көне алдыннан бу матур һәм гадәти булмаган парад уздыру матур традициягә әверелде.
Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар, башларын иеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында чараны ачык дип игълан иттеләр, катнашучылар көймәләрне суга төшерделәр. Парадның хөрмәтле кунаклары - Ютазы районы җитәкчелеге вәкилләре.
Парад кысаларында көймәнең иң яхшы презентациясенә конкурс үткәрелде. Катнашучыларның һәр командасы бәйрәмгә яхшылап әзерләнгән, үз көймәсен хәрби стильдә бизәп, аңа исем һәм тарих уйлап тапкан. Барлыгы сигез команда катнашты, аларның гомуми саны 68 кеше тәшкил итте. Барлык көймәләр дә оригиналь һәм бирелгән тематикага туры килде. Безнең флотта хәтта су асты көймәсе һәм Җиңү поезды да бар иде! Көймәләр сулык буйлап ярты сәгать тирәсе, бәйрәм кунакларына шатлык хисләре өстәп, йөзделәр. Хәтта язгы кояш та безнең «матрослар»га ярдәм итеп, бүген аеруча яктырак булды.
Парад ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Беренче урынны Әбсәләм авыл җирлеге командасы «Җиңү поезды» көймәсе алды һәм төп приз – 10 000 сумга лаек булды, икенче урынны Иске Урыссудагы «Җиңү көймәсе» командасы алды, аңа 7 мең сум акча тапшырылды һәм 3 урынны 5000 сум бүләк белән Урыссудагы «Лодка К17» командасы яулады, калган парадта катнашучыларга «Моя семья» кибетенә 2 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Район мәдәният йорты артистлары чараны матур җырлар белән озатты, күңелле кәеф бүләк итте.