Миңнебай Миңнекәев – районда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан биш кешенең берсе.
97 яшендә ветеран туганнарын, туганнан туган эне-сеңелләрен еш искә алды. Гүя аларның дөньядагы юлы тиз генә өзелгән кебек.
- Яхшысын да, начарын да күп күрдем, - ди Минңебай Миңнекәй улы, - үкенерлек эшләр дә эшләнде.
- 9 Майга нинди кәеф белән яынлашасыз?
Аның урынына бүгенге көндә ветеран турында кайгыртып яшәүче кызы җавап бирде.
- Бу аның өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм булды һәм шулай булып калачак та, - ди кызы. – Ул көннәрне санап тора.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Миңнекәевның өендә булды. Республика җитәкчелеге исеменнән бүләк һәм Татарстан Президенты имзасы белән адреслы хат тапшырып, ул Миңнебай агага иң изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Җиңү көнендә аның янына, һичшиксез, Ютазы районының «Җиңү десанты» концерт программасы белән киләчәк, бүләкләр һәм җылы теләкләр күп булачак.
- Бу яхшы эш, - дип елмая ветеран. - Күршеләр инде көтеп тора.
Шәфигуллин белән аралашканда, безнең герой базарда ихтыяҗ зур булган Кукмара киез итекләре турында сөйли. Бу аңлашыла да, чөнки ул Кукмара районында туган.
Урыссу поселогында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранының кәефе, шаяртуына караганда, бик шәп. Ә бу иң мөһиме.
Исегезгә төшерәбез, районда Бөек Ватан сугышында катнашкан биш кеше яши – өчесе - Ютазы авылында, берсе – Бәйрәкәдә һәм берсе - Урыссу поселогында.