Без иң якты, иң изге бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдында торабыз. 2022 елның 1 маеннан 9 маена кадәр «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә.
Акциянең төп аспектлары: Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе мохитын булдыру, яшь буынга аның традицияләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннар турында искә алу. Үз йортының тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары белән бизәп, әлеге чарага теләге булган һәркем кушыла ала.
Акция фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #ОкнаПобеды#ютазинскийрайон хештегы белән урнаштырырга тәкъдим итәбез.