Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү кысаларында һәм янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту максатыннан, Урыссу урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары 42 нче янгын сүндерү частенә экскурсия ясадылар. Балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерүчеләрнең эшен күзәттеләр. Янгын сүндерү машиналарының төзелешен, янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен карадылар. Янгын җиңсәләренең ничек кипкәнен, аларны нинди җиһазларда җыеп куюларын, янгын машинасында резервуарны тутыру өчен суны ничек җыюларын, балоннарда кислород дәрәҗәсен ничек билгеләүне белделәр. Балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерү машинасының кабинасын өйрәнделәр, һәрберсенең руль артында утырып карыйсы килде. Янгын сүндерү машинасы сиренасы тавышын һәм объектка чакырганда чылтырый торган звонокны ишеттеләр (янгын сүндерүче бу вакытта махсус кием кияргә һәм янгын машинасына утырырга тиеш, моңа нибары 1 минут вакыт бирелә). Балалар янгын сүндерүченең эше бик җаваплы булуын һәм ни өчен янгын сүндерүчеләрне чакыру белән шаяртырга ярамый икәнлеген аңладылар.