Әлеге спорт төре буенча 14яшькә кадәрге яшүсмерләр осталыкларын һәм һөнәри күнекмәләрен күрсәттеләр.
Ярышларны ачу тантанасында Россия һәм Татарстан гимннары яңгыравы астында келәмгә спортчылар чыкты: судьялар коллегиясенә иң көчлеләрне билгеләргә туры киләчәк. Әлеге спорт бәйрәмендә Бөгелмә, Казан, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Әлмәт, Баулы һәм,әлбәттә инде, Урыссудан 200дән артык көрәшче катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин беренчелектә катнашучыларга уңышлар теләп мөрәҗәгать итте. Ул Ютазы җирендә чыгыш ясау өчен кирәкле барлык уңайлыклар булган спорт комплексында мондый масштаблы ярышларда катнашучыларны сәламләвенә шат булуын җиткерде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар Ютазы муниципаль районының грек-рим көрәше федерациясе призларына узды. Тантаналы ачылышта ярышларның мәртәбәле кунаклары – ТР Спорт көрәше федерациясе башкарма директоры, көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры Нәфис Миңнебаев, Олимпия арбитры, халыкара категорияле судья, грек-рим көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Борис Юлтимеров, Ютазы районы грек-рим көрәше федерациясе президенты Ленар Идрисов белән таныштырдылар.
Нәфис Миңнебаев Ютазы районында грек-рим көрәше буенча тренер Тимур Борһановка – Татарстан Республикасы спорт министрлыгы исеменнән һәм Татарстан Республикасы спорт көрәше Федерациясеннән Ленар Идрисовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Спортчыларның чыгышын төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган Октябрьскийдан килгән яшь акробаткаларның чыгышы җанландырды. Ярышлар һәм ... көрәш башланды – ул – кулга-кул алыш, мускуллар уйнавы гына түгел, көрәш – ул кичәге үзеңне җиңү дә...