Традицион атналык оператив киңәшмә котлау белән башланып китте. Район башлыгы Әминова Фәния Гамир кызына, туган көне уңаеннан, чәчәк бәйләме тапшырды. Фәния Гамир кызы инде биш елдан артык Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы вазыйфасында хезмәт куя һәм авыл халкы арасында зур хөрмәткә ия.
Алга таба, киңәшмә барышында, шимбә көнне узган өмәләр буенча мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Оксана Власова чыгыш ясады. Күп эш инде башкарылган, әмма җыештыру кирәк булган участоклар әле бар. Оксана Александровна, район җитәкчелеге исеменнән, бистәне Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәменә әзерләүдә актив катнашканнары өчен, предприятие һәм учреждение коллективларына рәхмәт белдерде.
.jpg)